Апаста авиасудомодельчеләр түгәрәге эшли башлады
"Сәләт" балалар иҗат үзәге, Апас мәктәбендә 3 ел элек кече авиасудомодельчеләр түгәрәге эшли башлады. Бу секция-түгәрәктә ике дистәдән артык бала бик яратып шөгыльләнә. Мәктәптән тыш буш вакытлары да мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы үтә аларның. Түгәрәк җитәкчеләре Марат Латыйпов белән Марсель Хикмәтов алар арасында аеруча сәләтле балалар белән аерым, өстәмә дәресләр...
"Сәләт" балалар иҗат үзәге, Апас мәктәбендә 3 ел элек кече авиасудомодельчеләр түгәрәге эшли башлады. Бу секция-түгәрәктә ике дистәдән артык бала бик яратып шөгыльләнә. Мәктәптән тыш буш вакытлары да мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы үтә аларның. Түгәрәк җитәкчеләре Марат Латыйпов белән Марсель Хикмәтов алар арасында аеруча сәләтле балалар белән аерым, өстәмә дәресләр дә үткәрәләр. Кече модельләр ясарга, аларны суда һәм һавада сынап карарга теләүчеләр арасында 6 сыйныф укучылары Илназ Хәлиуллин, Илназ Кәримов, Илназ Вахитов, Салават Вәлиев, Аяз Галәветдинов, Илдар Ибәтуллинның иҗади уңышлары район һәм ресублика күләмендә берничә тапкыр аерым билгеләп үтелде.
Ришат Җамалиев.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев