Апаста авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бурычлар куелды
Район башлыгы Равил Хисаметдинов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашу уздырды.
(5 март, “Апастово-информ“).
Очрашуда язгы чәчү эшләренә әзерлек, авыл хуҗалыгы техникаларын әзерләү, уртача хезмәт хакларын, мөгезле эре терлекләр һәм савым сыерлары санын, сөт җитештерүне арттыру, терлекчелек торакларын төзекләндерү, ашламалар сатып алу турында сүз барды. Киләчәккә бурыч һәм таләпләр дә җитди куелды.
“Язгы чәчүгә санаулы көннәр калып бара. Без аны кыска вакытта, яхшы сыйфат белән башкарып чыгарга тулысынча әзер булырга тиешбез“, – диде район башлыгы.
Шулай ук һәр хуҗалыкның эшчәнлеген арттыру буенча программалар эшчәнлеген тормышка ашыру бурычы да куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев