Апаста авыл хуҗалыгы оешмаларының нәтиҗәле үсеше хакында сөйләштеләр
Районда "Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация" атналыгы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар вәкилләре, үз ихаталарында күпләп мал тотучылар катнашында мөһим очрашу узды.
(15 декабрь, “Апастово-информ”).
Биредә катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
“Районда шәхси эшмәкәрлек хәрәкәтен үстерүгә игътибар зур. Бүгенге көндә район җирлегендә крестьян-фермерлык хуҗалыклары уңышлы гына эшләп килә. Күпләп сыер асраучы шәхси хуҗалыклар да шактый. Алар дәүләт ярдәменә таянып, эш итәләр”, - диде район башлыгы.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлеге, кооперативлар оештыруның өстенлекләре, эш алымнары һәм аларга каралган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
“Бүгенге көндә фермер исеме горур яңгырый. Дәүләт тарафыннан да кайгыртылып, ярдәм күрсәтелә. Кооперативлар оештыру – икътисади үсештә өстенлекле юнәлеш булып тора. Берничә эшмәкәрнең ирекле рәвештә берләшеп, бергәләп эш алып баруы уңай нәтиҗә бирә. Бүгенге көндә алар саллы гына үсеш алалар”,- дип белдерде Ришат Хәбипов.
Очрашу барышында җирле фермерлар, эшмәкәрләр республика районнарында эшләп килүче кооперативлар эшчәнлеге дә таныштылар, үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар.
ТР Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәгенең мәгълүмати-аналитика бүлеге җитәкчесе Ильнур Абдульманов Апас районының ресурс потенциалына анализ ясап, җирле авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре эшчәнлеген бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев