Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста “Бакчачылар клубы” оешты. Аның 6 сентябрьдә үтәчәк чираттагы утырышына сез дә килегез!

Апас бистәсе ветераннар Советы җитәкчесе Расыйх Латыйпов һәм халык тәкъдиме буенча район үзәгендә һәвәскәр бакчачылар клубы оешты. 9 августта Апас үзәк китапханәсендә аның беренче утырышы уздырылды. Клуб җитәкчесе итеп Расыйх Латыйпов сайланды. Урынбасарлары, чәчәк үстерү осталары секциясе җитәкчесе булып Зәйнәп Яруллина, умартачылар секциясенә Фәрит Касыймов, һәвәскәр җиләк-җимешчеләр секциясенә Римма Нәҗмиева,...

Апас бистәсе ветераннар Советы җитәкчесе Расыйх Латыйпов һәм халык тәкъдиме буенча район үзәгендә һәвәскәр бакчачылар клубы оешты. 9 августта Апас үзәк китапханәсендә аның беренче утырышы уздырылды. Клуб җитәкчесе итеп Расыйх Латыйпов сайланды. Урынбасарлары, чәчәк үстерү осталары секциясе җитәкчесе булып Зәйнәп Яруллина, умартачылар секциясенә Фәрит Касыймов, һәвәскәр җиләк-җимешчеләр секциясенә Римма Нәҗмиева, виноградчылар секциясенә Әгъзам Идиятуллин, яшелчә үстерү осталары секциясенә Ринат Шакиров билгеләнде.

6 сентябрьдә Апаста үтәчәк "Бакчачылар клубы" ның чираттагы утырышына районның барлык һәвәскәр виноградчылары чакырыла. Беррәттән алар үзләре үстергән үсентеләр, мул уңыш үстерү серләре белән дә уртаклашачак. Аерым сорауларыгызны редакциягә юллый аласыз. Без аларны һәвәскәр виноградчыларга җиткереп, җавапларын газета аша бирергә ышандырып калабыз.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев