Апаста «Бала – төп пассажир!» акциясе барышында кагыйдәләрне үтәмәүчеләр дә очрый
«Бала – төп пассажир!» кисәтү акциясе 7 февральгә кадәр дәвам итә.
(29 гыйнвар, “Апастово-информ“).
“Әлеге акция балалар катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан оештырыла. Машина йөртүчеләрнең кечкенә пассажирларны автомобильдә ничек йөртүләре тикшереләчәк. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар да игътибар үзәгендә булачак”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Әти-әниләр, өлкәннәр арасында бала хәвефсезлегенә салкын караучылар да очрый. Шушы берничә көн эчендә баланы махсус урындыкта йөртмәүче 3 шофер ачыкланган. Шулай ук баласын куркынычсызлык каешын эләктермәгән килеш йөртүче 4 шоферга беркетмә төзелгән. Әлеге җавапсыз әти-әниләргә 3 мең (баланы махсус урындыкта йөртмәүче) һәм 1 мең (куркынычсызлык каешын эләктермәгән) штраф түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев