Апаста балалар бакчасына өйдән генә чиратка язылып була
Районыбызда балалар бакчаларына чиратка басу Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарыла, чиратны җайга салу максатыннан, югары технологияләргә нигезләнгән «Электрон балалар бакчасы» проекты гамәлгә ашырыла. Интернет аша чиратка басканда ата-аналарга онлайн-бланкага бала турында бөтен мәгълүматны тутырырга туры килә. Теркәү номеры алына. Аннан соң балалар бакчасы сайлана. Әти-әниләргә шуны искәртәсе килә:...
Районыбызда балалар бакчаларына чиратка басу Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарыла, чиратны җайга салу максатыннан, югары технологияләргә нигезләнгән «Электрон балалар бакчасы» проекты гамәлгә ашырыла.
Интернет аша чиратка басканда ата-аналарга онлайн-бланкага бала турында бөтен мәгълүматны тутырырга туры килә. Теркәү номеры алына. Аннан соң балалар бакчасы сайлана. Әти-әниләргә шуны искәртәсе килә: гариза язганда гаиләнең социаль хәле буенча ташламаны (льготаны) күрсәтергә кирәк. Балалар бакчаларын комплектлаштырганда беренче чиратта юлламалар закон хокукына ия булучы гражданнарга бирелә: инвалид балалар; гаиләдә ата-ананың берсе I яки II төркем инвалид булса; күп балалы гаилә балалары; полиция, прокурор, судья, хәрби хезмәткәрләрнең балалары һәм Чернобыль һәлакәтендә катнашкан гражданнарның балалары. Шуннан соң ата-ана үз чиратын күзәтеп тора ала. Әти-әниләргә хәбәр ителгәч, алар 30 календарь көн арасында мөдиргә килеп үзләренең ризалыкларын, килү вакытын раслатып китәргә тиеш. Шулвакыт аралыгында нинди дә булса сәбәп белән бакчага килми калган балалар була икән, алар урынына сентябрь аенда чират буенча өстәмә балалар алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев