Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста балалар өчен Сабан туе узды

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда традицион балалар Сабан туе узды. Бәйрәм быел да районның үзәк ял паркында оештырылды һәм олысына-кечесенә онытылмас ял бүләк итте.

(31 май, “Апастово-информ”).


Парк иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде. Балалары янәшәсендә бәйрәм итәргә әти-әниләр, дәү әти, дәү әниләр дә килде.

Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, “Апас-мол” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов катнашты.

“Кадерле балалар, райондашлар! Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итәм. Бүгенге кече Сабан туе белән без төп Сабан туйларны башлап җибәрәбез. Балалар – безнең киләчәгебез. Безгә ышанычлы алмаш әзерләүдә зур өлеш керткән, аларның киләчәге якты булсын өчен тырышкан, саклаган, яклаган әти-әниләр, укытучыларга, тәрбиячеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Балаларыбыз исән-сау, сәламәт, бәхетле булсыннар, зур нәтиҗәләргә ирешсеннәр”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин бәйрәмне ачык дип белдереп.

“Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде.

“Балалар күңелле ял итсен, каникуллар имин узсын, Яңа уку елына көч туплагыз, бәхетле балачак телим. Бәйрәм белән сезне! – диде ул.

Бәйрәм барышында зур курчаклар бәйрәм кәефе өстәде. Башкаладан килгән сәхнә осталары Илмир Ямалов, Илшат Сафин һәм аларның төркемдәшләре балаларны уйнатты да, җырлатты да, биетте дә, матур җырларын да яңгыраттылар.

Балаларны һәр почмакта күңелле, мавыктыргыч уеннар көтеп тора иде. Мастер-классларда катнашты, батутларда сикерде, спорт уеннарында катнашты, битләренә төрле сыннар ясатты алар. Татлы мамык, поп-корннан авыз иттеләр, шашлык белән сыйландылар. Өйләренә шәп кәеф, бер кочак уенчыклар белән кайттылар.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев