Апаста “Балалар коляскалары парады” үтә
7 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда “Балалар коляскалары парады” уза.
Әлеге үзенчәлекле чара яшьләр мохитендә балалы гаиләләр дәрәҗәсен үстерү, балалар санын арттыру максатыннан оештырыла.
Ул 7 июльдә, 9.30 сәгатьтә, район мәдәният йорты каршында үтә.
Бәйгедә 4 яшькә кадәр баласы булган гаиләләр катнаша. Баланың коляскада утыруы мөһим.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 3 июльгә кадәр кабул ителә. Аны “Сәләт” балалар йортына юлларга кирәк. Һәр катнашучы үзенчәлекле коляскасын яклап 3 минутлык презентация әзерли.
Коляскалар “Иң матур һәм тартып торучан”, “Техно-коляска”, “Спорт рекорды”, “Тере дөнья”, “Коляска-әкият”, “Иң үзенчәлекле коляска” номинацияләрендә билгеләп үтеләчәк. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр бирелә. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев