Реклама
Җәмгыять
Апаста “Балалы солянка” узды
Район мәдәният йортында якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан “Балалы солянка” бәйрәм концерты оештырылды.
(26 ноябрь, “Апастово-информ”).
Концерт бик күңелле барды. Зал тулы тамашачы җыелды. Районыбыз җирлекләреннән килгән әниләр һәм балалар сәхнәне бизәп, бик матур чыгышларын яңгыратты. Күп балалы Аналар район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Шулай ук барлык катнашучы дуэтларга да бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм концертында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова катнашты һәм барлык аналарга да балаларының игелекләрен күреп, шатлык-сөенечтә яшәүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев