Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста балигъ булмаганнар балалар белән эшләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

Анда мәктәп эчендәге контрольне ныгыту бурычы куелды.

(6 март, “Апастово-информ”).


Биредә шулай ук район прокуроры Зөфәр Абитов, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.
Көн кадагында социаль яктан имин булмаган гаиләләрне, аларның балаларын контрольдә тоту, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү турында иде. Бу юнәлештә мәгариф учреждениеләре, балалар өчен җаваплы белгечләр белән берлектә эшләргә кирәклеге ассызыкланды. Утырышта балаларны милли традицияләр ярдәмендә тәрбияләүнең мөһимлегенә дә басым яссалды.


“Мәктәп эчендәге контрольне ныгыту бик күп проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк. Без бу юнәлештә бердәм булырга тиеш”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев