Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика бәйгесенең районара этабы узды

Чара Республиканың балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә «Исправленному верить» проекты кысаларында «Родники мира» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.

(21 март, “Апастово-информ”).



Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сәламләп, район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән катнашучыларга уңышлар теләде.
“Бәйгенең нәкъ менә безнең районда узуына чиксез шатбыз. Без үзебезнең җәмәгать тәрбиячеләре белән горурланабыз. Аларның сабырлыкларына, хезмәтләрен күңел биреп башкаруларына сокланабыз. Иң мөһиме: уңай нәтиҗәләр сөендерә. Безнең төп максат – балаларны дөрес юлга бастыру, чын кеше итеп тәрбияләү. Авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар телим”, -диде Ленар Хантимиров.
Бүгенге көндә җәмәгать тәрбиячеләре җитди эш башкара. Алар авыр тормыш хәлендә калган балаларга дөньяга карашны үзгәртергә, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә.
Жюри җитәкчесе, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Алсу Асадуллина «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсын җәмәгать тәрбиячеләренә ярдәм итү максаты белән үткәрелүен әйтте. Җәмәгать тәрбиячеләренә олы хөрмәтен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Чит бала язмышына битараф булмаган кешеләр булу, әлбәттә, зур сөенеч. Сез мәшәкатьләр белән тулы тормышта буш вакыт табып, чит балага ярдәм кулы сузасыз, аларга күңел җылысын өләшәсез. Мактаулы изге хезмәт башкарасыз”, - диде ул. Алсу Асадуллина бәйгедә катнашучы җәмәгать тәрбиячеләре арасында төрле һөнәр ияләре булуына соклануын белдерде.
Балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина бәйгене оештыруда теләктәшлек күрсәткән район башлыгы Айрат Җиһаншинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйгедә катнашучы җәмәгать тәрбиячеләренең эшчәнлегенә үз бәясен дә бирде.
“Бер гаиләдә бер үк төрле балалар булмаган кебек, сез дә дә төрле –төрле. Эшегездә төрле алымнар кулланасыз. Сез баланың күңеленә үтеп кереп, хәтта якыннары күрмәгән сәләтен, кызыксынуын, омтылышын күреп алып, үстерергә ярдәм итәсез”, - диде Илсөяр Гарифуллина.
Җәмәгать тәрбиячеләренең мөһим һәм бик җавалы эш башкаруларын район прокуроры Зөфәр Абитов та билгеләп узып, уңышлар теләде.
Бәйгедә 8 катнашучы - Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан һәм Кайбыч районнарының җәмәгать тәрбиячеләре катнашты. Алар авыр социаль хәлдә булган яшүсмерләр белән эшләүләре белән якыннан таныштырдылар. Аларның остазлары, ярдәмчеләре һәм туры юл күрсәтүче дус та була белүләрен видеоязмалар аша да күрсәттеләр. Апас районын район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Сибгатуллина тәкъдим итте. Нәтиҗәле эшләүче җәмәгать тәрбиячеләре жюри тарафыннан югары бәя алды. Апастан Рания Сибгатуллина, Буа районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Наталья Сәгъдиева һәм Кама-Тамагы районыннан спорт мәктәбе тренеры Альберт Ильин җиңү яулады. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды.
Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләренең сафлары тагын да тулыланды. Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләнде.
Чарада район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, эчке эшләр бүлеге ветераннары катнашты. Район һәм Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын бүләк иттеләр. Сара Садыйкова исемендәге сәнгать мәктәбе укучылары һәм остазлары бирегә килгән кунакларны татар халкының моңнары белән каршы алдылар. "Салават күпере" балалар бакчасы нәниләре дә җылы итеп сәламләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев