Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста “Бар дөнья - театр” дип исемләнгән фестиваль-бәйгегә йомгак ясалды

Район мәдәният йортында танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге тәүге тапкыр оештырылган балалар театр фестиваленә нәтиҗә чыгарылды.

(7 апрель, “Апастово-информ”).


Әлеге фестиваль-бәйгене оештыруны район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдим иткән иде. Бәйгенең башта сайлап алу туры узды. Анда барлыгы 18 мәктәп коллективы үз спектакльләрен тәкъдим итте. Фестивальнең җиңүчеләре район мәдәният йорты сәхнәсендә билгеләп үтелде.


Фестиваль-бәйгенең беренче өлеше тантаналы төстә узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмеева, язучы, драматург, үзе дә киңкырлы талант иясе Хәбир Ибраһимның чыгышлары тыңланды, танылган шәхес турында бик матур фикерләр әйтелде, балаларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре яңгырады. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр район башлыгы исеменнән Дипломнар, иганәчеләр тарафыннан Сертификатлар белән бүләкләнде. Чарада шулай ук мәшһүр якташыбызның бертуган энесе Дамир Камалиев та катнашты һәм абыйсы турында җылы итеп искә алды.

Реклама


Икенче өлешендә Гран-прига ия булган Табар Черкене мәктәбе каршында оешкан театр коллективы Александр Фадеевның “Яшь гвардия” исеменә нигезләнеп куелган спектаклен тәкъдим итте.


Район мәдәният йорты фойесында Әмир Камалиевның тормышын, иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев