Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Бард җырлары” фестивале башланды

Узган кич фестивальнең ачылышы узды.

 

(6 август, “Апастово-информ”). 
Районыбызда әлеге фестиваль өченче мәртәбә үткәрелә. Быел да фстиваль-бәйрәм бик матур башланып китте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән Бард җырларына, гитара, укулеле, барабан һәм башка музыка уен коралларына гашыйк булучылар үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. 
Фестивальдә кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин сәламләде. 
Гала-концерттан соң, авторларны, башкаручыларны, ансамбльләрне бүләкләү тантанасы узды. 
“Бард җырлары” фестивале дәвам итә. Бүген ул Себерче авылында ачык һавада узачак. Фестиваль учагы янында җырлар, мастер-класслар, сәяхәт, хәзинә эзләү, палаткаларда төн куну - барысы да романтик рух бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев