Апаста Бард җырлары фестивале уза
Табар елгасы яр буе мәйданында Бард җырлары фестивале узачак.
(2 август, “Апастово-информ”).
Бард җырлары ачык фестивале быел районыбызда өченче мәртәбә үткәрелә. Фестивальдә Бард җырларына, гитара, укулеле, барабан һәм башка музыка уен коралларына гашыйк булучылар катнаша. Быел әлеге матур фестиваль ике көн дәвамында -5нче һәм 6нчы август көннәрендә узачак.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә гитара җырлары, балалар уеннары белән башланып китә.
12.00 сәгатьтә теләгән кеше волейбол уеннарында катнаша ала.
13.00 сәгатьтә вокал-инструменталь ансамбльләр чыгышы.
15.00 сәгатьтә гитара, укулеле, курай, балалайка, барабан белән мастер-класслар узачак.
18.00 сәгатьтә Гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы узачак.
20.00 сәгатьтә фестиваль учагы янында җырлар.
Фестивальнең икенче көнендә барлык кунаклар Себерче авылына сәяхәт кылачак. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев