Апаста “Барлык гаилә белән ГТО“ фестивале башлана
21 февраль көнне, 9.00 сәгатьтә, “Апас“ универсал спорт залында “Барлык гаилә белән ГТО“ фестиваленең беренче этабы башлана.
(20 февраль, “Апастово-информ“).
Фестивальдә 9 яшьтән 70 яшькә кадәр райондашлар катнаша ала. Гаилә командасы составына әти-әни, бала, дәү әни яки дәү әтиләр керә. Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
“Гаиләләр аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү, көч гимнастикасы, урыннан озынлыкка сикерү, ату һәм башка төрләрдә сыналачак“, – диде җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев