Апаста батыр Ил улларының якыннары хөрмәтләнде
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарын Яңа ел бәйрәме белән котлап, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды.
(27 декабрь, “Апастово-информ”).
Батыр егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары белән очрашты.
Якыннары махсус хәрби операция кысаларында Ил иминлеге сагында булган райондашларның күңелендә нинди хисләр бөтерелүен, якыннарын югалтканнарның йөрәк яралары бәйләп кенә төзәтерлек түгел икәнен аңласалар да, аз булса да бәйрәм кәефе бүләк итү өчен, борчуларын оныттыру максатыннан оештырылган кичә рәхмәт сүзләре, җыр-моңнар белән үрелеп барды.
“Хөрмәтле райондашлар, сезнең сабырлык, олы йөрәк алдында башыбызны иябез. Ил сагына басарлык батыр, кыю балалар үстергән Аналарга хөрмәтебез чиксез. Тормыш иптәшләрен читкә җибәреп, бүген балаларына әти дә, әни дә була белгән ханымнарга рәхмәтебез зур. Без сезгә булышырга һәрчак әзер. Ярдәм чараларында булышкан депутатларга, җитәкчеләргә, хезмәттәшләремә, райондашларга, иганәчеләргә дә рәхмәт. Барыбызның теләге бер: җиңү тизрәк килсен. Егетләребез исән-сау кайтсыннар”, - диде район башлыгы.
Табар Черкендә яшәүче Сергей һәм Нина Баранов-Орелның да йөрәк яралары тирән. Алар уллары Сергей Баранов-Орел махсус операциядә һәлак булды. Курку белмәс, батыр ул үстергән әти-әни алга атларга, яшәргә үзләрендә көч табарга тырыша.
Нина Баранова-Орел кайгы алдында ялгыз калдырмаулары өчен күз яшьләре аша рәхмәтен әйтте.
“Район башлыгына, кайгыбызны бүлешерүче һәркемгә ярдәмегез, аңлавыгыз өчен зур рәхмәт. Без күтәрә алмаслык бала хәсрәте алдында ялгыз калмадык. Шулай ук районның “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондына, аның ягымлы шәфкатьле җитәкчесе - Апас һәм Кайбыч районнары буенча социаль координатор Гөлназ Фәхретдиновага аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул – олы йөрәкле һәм изге күңелле. Гел шалтыратып, хәлебезне белеп торганың, сәламәтлегебез белән кызыксынганың өчен рәхмәт. Мин районда шундый кешеләр булу белән горурланам”, - диде Нина Ивановна.
Залда утыручы һәркемнең Ил иминлеге өчен өлеше керә. Язмыш нинди генә сынаулар китерсә дә, күңелне сындырмыйча яши алар. Шундый игътибарга бай очрашулар да күңелләргә, яктылык, өмет, киләчәккә ышаныч өсти. Оештыручыларга рәхмәт хисләрен ирештерүчеләр күп булды. Тормыш иптәше махсус хәрби операциядә катнашучы Әнисә Алтаева йөрәк хисләрен җыры аша җиткерде. “Тизрәк әйләнеп кайтыгыз” җыры Аналар, хатыннар, балалар гимны сыман яңгырап, һәркемне күз яшьләрен сөртергә мәҗбүр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев