Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста бәхетле гаилә сере турында сөйләштеләр

Район мәдәният йортында Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашында зонакүләм семинар узды.

(3 февраль, “Апастово-информ”). 



Зонакүләм семинарга шулай ук күрше районнардан тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, бакча мөдирләре һәм ата-аналар комитеты рәисләре җыелды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева семинарны башлап, аның нәтиҗәле һәм файдалы узуын теләде. Татарстан Фән һәм Мәгариф министры урынбасары Алсу Асадуллина үз чыгышында гаиләдә ата-аналар белән балалар һәм мәктәптә укытучылар белән укучылар арасында яхшы, ышанычлы мөгамәлә булдыруның әһәмиятен ассызыклап узды. Филология фәннәре кандидаты, язучы, педагог, үзе дә биш бала анасы Диана Машкова “Бәхетле гаилә әлифбасы” проектын тәкъдир итте. 
“Проектыбыз балалар белән мөгамәләне яхшырту, конфликтлы ситуацияләрне кисәтү, гаиләләрдә ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыруга юнәлдерелгән. Балаларыбызның киләчәген бәхетле итү өчен нинди юнәлештә тәрбияләргә кирәклеген укытучыларга, ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә аңлаешлы телдә өйрәтү, киңәшләр бирү - безнең төп бурычыбыз”, - диде проектка нигез салучы Диана Машкова. 
Семинар эшлекле шартларда, шул ук вакытта җанлы сөйләшү рухында, эчтәлекле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев