Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Бөек Ватан сугышы елларында Сура һәм Казан оборона чикләре төзүчеләре батырлыгын искә алдылар

Район мәдәният йортында "Тылдагы батырлык" дип исемләнгән Төбәкара патриотик марафон узды.

(23 апрель, Апастово-информ")


Чувашиядә Сура һәм Казан оборона чикләре 1941 елның 28 октябреннән алып 1942 елның 21 гыйнварына кадәр вакытта төзелгән. Алар гитлерчылардан саклану өчен Казан, Куйбышев, Ульяновск һәм илнең башка сәнәгать үзәкләренә бару юлларында ясалган.
Оборона сызыкларының озынлыгы 300 километр тәшкил иткән. Әлеге эшләргә барлыгы 171 450 кеше (хатын-кызлар, үсмерләр) җәлеп ителгән. Алар окоп казыган, блиндажлар һәм ныгытмалар төзегән. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң республика оборона сызыкларын 1943 ел ахырына кадәр тулы сугышчан әзерлектә тоткан.
Биш айга якын дәвам иткән бу хезмәт Татарстан тарихына үзенең героик һәм фаҗигале битләре белән кереп калган.
"1941 елның 25 октябрендә Оборона комитеты карары белән Казанны әйләндереп, чорнап алу өчен (“Казанский обвод – Казан Каймасы) бөтен көчне, бар халыкны бер “нокта“га туплау башлана. Халык телендә бу“окоп еллары“ булып күңелләргә кереп калган.Апаста 10 мең кеше окоп казуда көч куя. Окопчылар өйләренә 1942 елның март урталарында гына кайталар",-дип сөйләде Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Чувашия һәм Татарстан республикаларын берләштергән хәтер чарасы Чувашиядә башланып китеп, Татарстан районнары аша узып, Казанда төгәлләнәчәк.
"Патриотик марафонның максаты-Ватанны саклаучыларны искә алу, яшьләрдә патриотлык тәрбияләү", - дип белдерде Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкиле Ольга Боднарь.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев чара кунакларын сәламләп, патриотик марафонның нәкъ Апас җирендә узуының тарихи әһәмиятен билгеләп узды.
"Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган райондашларыбызның хезмәт батырлыгы мәңгелек"- диде ул.
Фойеда шул елларны хәтерләткән күргәзмәләр, тарихи мәгълүматлар урын алды. Апас мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар һәм Чувашия республикасының җыр һәм бию ансабльләре, Казан мәдәният һәм сәнгать институтының халык хоры дәһшәтле вакыйгаларны сәхнәләштереп, чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев