Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнә
Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелә. Җитәкчелек тыныч тормышыбыз хакына ут-сулар кичкән өлкәннәребез янында булып, хәл-әхвәлләрен сораша, күчтәнәчләр тапшыра. Район башлыгы Равил Хисаметдинов Апаста яшәүче Мөхәммәтхамис бабай Хисаметдинов янында булды. Мөхтәрәм ветеранның тормыш-көнкүреше белән танышты, изге теләкләрен юллады.
Сугыш башланганда Мөхәммәтхамис абыйга 17 яшь була. 1944 елның октябрендә ул Саратов өлкәсенең Пугачев шәһәрендәге артиллерия полкына сержантлар мәктәбенә чакырыла. Хәрби укулар узганнан соң, Куйбышев шәһәрендә хезмәт итә. Яшь солдат Җиңү көнен дә биредә үк каршылый.
–Без күргәннәр онытылмый. Онытырлык та булмады шул. Тыныч тормышның кадерен бездән дә артык аңлаучы юктыр. Дөньяларыбыз гына имин булсын, тыныч, уңышлы еллар килсен. Мин гел игътибар үзәгендә. Кыш бабай һәм Кар кызын ияртеп район башлыгы килеп кергәч, яшьлегемә кайткандай булдым, – диде ветеран.
Мөхәммәтхамис абый озак еллар элемтә тармагында эшләгән. Бүгенге көндә Хөкүмәтебез тарафыннан бирелгән җылы, уңайлы фатирында күршесе Талия апа Сафиуллина тәрбиясендә яши.
–Мөхәммәтхамис абый бик акыллы, әйбәт кеше. Миңа туганым кебек якын. 2 ел инде аңа ярдәм итеп торам, – диде Талия апа Сафиуллина.
Аңа шулай ук социаль хезмәткәр дә билгеләнгән. Лилия Хәсәнованың да ярдәмен, кайгыртуын тоеп яши ветеран.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов Мөхәммәтхамис бабайга олы рәхмәтләрен ирештерде.
–Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да исән-сау каршыларга язсын сезгә, – диде ул.
Кыш бабай белән Кар кызы шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан изге теләкләрен ирештереп, күчтәнәчләрен бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев