Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста бер көндә ике янгын

14 сентябрь көнне Апас районында 2 янгын очрагы теркәлә.

Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, иртән 9 сәгать 47 минутта Апасның Салават Кәримов урамында бер фатирдан төтен исе килүе турында хәбәр керә. Вакыйга булган урынга баргач, хатын-кызның ут белән саксыз кылануы нәтиҗәсендә ут кабуы ачыклана. Хуҗабикә эштә була. Күршеләренең уяулыгы нәтиҗәсендә зур бәлаләр чыкмый кала. 
16 сәгать 45 минутта янгын сүндерү бүлегенә Чирмешән авылында мунча януы турында хәбәр керә. Ут мичнең төзексезлеге сәбәпле чыккан дип фаразлана. Мунча яраксыз хәлгә килә. 
Ут-күз белән сак булыгыз, хөрмәтле райондашлар! 
Район башкарма комитетының 12 сентябрьдә чыккан 196нчы Карары нигезендә, 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр район территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Әлеге чорда коры үлән һәм чүп-чарларны ягу тыела. Ачык утта азык пешерү, пиротехника куллану рөхсәт ителми. Айлык вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча кисәтү чаралары, рейдлар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев