Апаста Бердәм дәүләт имтиханнары азагына якынлаша
Апас урта мәктәбе базасында урнашкан пунктта Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру дәвам итә.
(17 июнь, “Апастово-информ”).
14 июньдә чыгарылыш класс укучылары биология фәненнән һәм чит тел буенча язма өлешне тапшырды.
“Чит тел буенча имтихан ике өлештән тора. Алар төрле көннәрдә уза. 14 июньдә язма өлешне, 16 июньдә телдән имтихан тапшырдылар. Телдән имтихан Буа районында узды. Чит тел буенча нәтиҗәләр 4 июльгә кадәр билгеле булачак. Биология буенча нәтиҗәләр 29 июньгә кадәр кайта”, - ди район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева.
11 классларның чираттагы имтиханнары информатика фәне буенча булачак. Ул 20, 21 июньдә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев