Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Бердәм Россия көне” узды

Бу уңайдан районга «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Партиянең “Бердәм Россия көне" төбәк проекты кысаларында узган чараларда район башлыгы Равил Хисаметдинов, “Бердәм Россия“ партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, Үзәк сайлау комиссиясенең Идел буе, Урал округларында төбәк һәм технология идарәсе эше буенча департамент җитәкчесе Татьяна Бочкарева, Татарстан Республикасы Сәламәтлек министры урынбасары Альмир Абашев, “Бердәм Россия“ көне төбәк проекты координаторы Разия Садыйкова катнашты. Дәрәҗәле кунаклар иң элек район хастаханәсендә булып, “Демография” милли проекты кысаларында ачылган гериатрия бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең беренчел оешма секретарьлары, район Советы фракциясе әгъзалары, Апас, Югары Ослан, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарының коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашып, әңгәмә корды.
Шулай ук бу көнне  проект кысаларында районда 8 мәйданчык эшләде. Үзәк хастаханәдә “Сәламәт киләчәк” федераль партиясе проектын тормышка ашыру максатыннан, махсус мәйданчык оештырылды. Биредә Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары апаслыларны кабул итте. Шулай ук Апас мәктәбендә балаларның сәламәт яшәү рәвешен кайгырту һәм авыруларны профилактикалау мәсьәләләренә багышланган акция, профилактик чаралар узды. Республика медицина профилактикасы үзәге табиблары тарафыннан балаларның гәүдә тотышлары тикшерелде, киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде.
“Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру максатыннан, Апас мәктәбендә оештырылган махсус мәйданчыкта мәктәп директорлары, директор урынбасарлары, район мәгариф бүлеге методистлары, рус теле укытучылары белем бирү сыйфатын күтәрү хакында сөйләшеп, фикер алыштылар.
“Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә Апас, Югары Ослан, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарының социаль грантларга ия булган коммерцияле булмаган оешма вәкилләре тәҗрибә уртаклашты. Шулай ук биредә партиянең беренчел оешма секретарьлары, район Советы фракциясе әгъзалары 2020 елда үтәчәк сайлау кампаниясенең өстенлекле бурычлары хакында сөйләштеләр.
Район мәдәният йортында әһәмиятле көннең йомгаклау утырышы узды. Җитәкчеләрнең һәрберсе милли проектларга, эшчәнлеккә кагылышлы чыгышлар ясадылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр.
Фәрит Мөхәммәтшин Апас районында башкарылган эшләрнең нәтиҗәле булуын билгеләп узды, тарихны барлау, аларны буыннан-буынга тапшыру эшенә зур игътибар бирелүгә басым ясады. Шулай ук район үзәк хастаханәсендәге күркәм үзгәрешләргә, халык өчен уңайлы шартлар булуга да соклануын белдерде. Киләчәктә яшь табибларны эшкә җәлеп итү буенча киңәшләрен бирде.
–Апас районына тыныч күңел белән киләм. Чөнки биредә уңай үзгәрешләр белән очрашасымны алдан ук беләм. Милли проектларда да уңышлы катнаштыгыз. Сайлауларда бердәмлек күрсәтеп, үз сүзегезне кыю әйттегез. Киләчәктә дә уңышлар телим, – диде ул үзенең йомгаклау сүзендә.
Утырыш тантаналы шартларда тәмамланды. “Бердәм Россия“ партиясе сафларына кергән бер төркем яшьләргә партиянең таныклыклары, партия эшчәнлегендә актив катнашкан һәм нәтиҗәле эшләүче райондашларга Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев