Апаста беренче “карлыгачлар”га 45 мең сум штраф түләргә туры киләчәк
Яңа елның 5 көнендә районда 2 салмыш шоферга беркетмә төзелгән.
(5 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Бәйрәмчә руль артына утырган шоферлар юлларын тыныч кына дәвам итә алмаган.
Беренче шофер Шыгай-Каратун юлында очраган. Аның үзенең гаебен танудан башка чарасы калмаган.
“1 гыйнвардан салмыш килеш руль артына утыручыга 45 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта правасыннан да колак кага”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев