Апаста беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләре мәктәп җитәкчелеге белән очрашты
Бу көннәрдә Апас "Салават күпере" балалар бакчаларында укырга керүче балаларның әти-әниләре катнашында мөһим киңәшмәләр үтте. Биредә бакча тәрбиячеләре, Апас мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова катнашты. Алар укырга керү буенча кайбер таләпләр белән таныштырдылар, гаризалар язу турында аңлаттылар, әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр. Ә балалар исә мәктәпкә...
Бу көннәрдә Апас "Салават күпере" балалар бакчаларында укырга керүче балаларның әти-әниләре катнашында мөһим киңәшмәләр үтте. Биредә бакча тәрбиячеләре, Апас мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова катнашты. Алар укырга керү буенча кайбер таләпләр белән таныштырдылар, гаризалар язу турында аңлаттылар, әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр. Ә балалар исә мәктәпкә ни рәвешле әзерләнүләре хакында ачык дәресләр күрсәттеләр.
1 февральдән мәктәпләрдә 1 класска укырга керү буенча гаризалар кабул итү башлана. Гариза иң элек электрон юл белән, аннан язмача тапшырылырга тиеш. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында калдырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев