Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Без бергә“ акциясенә “Татагрохим“ генераль директоры Наил Гобәйдуллин да кушылды

Районда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. “Без бергә“ акциясе кысаларында күп кенә игелекле гамәлләр эшләнә.

“Апас“ якташлар җәмгыяте дә мәрхәмәтле эшләрнең үзәгендә булырга тырыша. “Татагрохим“ генераль директоры Наил Гобәйдуллин да Карамасар авылында яшәүче Илгинә Зарипованы сөендерде. Аңа ноутбук, күчтәнәчләр, чәчкәләр бүләк итте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин да изге теләкләре аша Яңа ел бүләген тапшырды. 
Илгинә Азбаба мәктәбенең 11 классында укый. Аеруча химия, математика фәннәрен ярата. Киләчәктә югары белем алырга хыяллана. 
“Кызыбызга 12 яшендә умыртка баганасына операция булды. Ул язмыш сынауларына бирешергә теләми. Тырышып укый, өйдә дә булышчым. Безне беркайчан онытмыйлар", - ди әнисе Инзилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев