Апаста “Без бергә” фестиваленең сайлап алу туры узды
Район мәдәният йортында сәнгатькә, моңга гашыйк укучылар, төрле кул эшләренә оста гаиләләр җыелды.
(12 март, “Апастово-информ”).
Район мәдәният йортында “Без бергә” фестиваленең сайлап алу туры узды. Анда районыбыз мәктәпләренең иҗатка, җыр-моңга гашыйк укучылары, гаиләләре һәм укытучылар катнашты. Алар сәхнәдә төрле телләрдә чыгышлар ясадылар, җыр-биюләр башкардылар, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Фойеда миллилекне чагылдырган кул эшләре күргәзмәләре дә урын алган иде. Кул эшләренең нинди генә төрләре юк. Һәрберсе искиткеч сокландыргыч иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев