Апаста «Без - сезнең белән! » хәйрия концерты узды
Апаста узган хәйрия концерты 30га якын җырчыны берләштерде.
(15 февраль, "Апастово-информ").
Концерт махсус хәрби операциядә катнашучы Апас егетләренә ярдәм итү максатыннан оештырылды.
Сәхнәгә чыккан һәр җырчы читтә хәрби хезмәттә булган егетләргә теләктәшлек белдереп матур чыгышларын тәкъдим итте.
Тамашачы зал тутырып килде. Чыгышларны алкышларга күмде. Күзләр яшьләнгән чаклар да булды. Елмаю да бүләк итте алар.
"Концерттан җыелган акча тулысы белән мобилизациядә булган егетләргә кирәк-яраклар алу өчен тотылачак. Игелекле эшкә өлеш керткән һәр җырчыга, биючегә, тамашачыга рәхмәт",- диләр оештыручылар.
Республика күләмендә танылырга өлгергән, берсеннән-берсе сәләтле җырчылар апаслыларның бердәм булуын, изге эшләргә беренчеләрдән булып кушылуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев