Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Безнең ишегалды“ программасы нигезендә ишегаллары төзекләнәчәк

«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Апасның Төзелеш урамы, 14 йорт ишегалды төзекләнәчәк.

(27 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Әлеге йортта яшәүчеләргә уңайлы мохит тудыру максатыннан, ишегалдының проекты ясалды. Эш май аенда башланып, сентябрьдә төгәлләнер дип көтелә. Барысы да халык фикеренә колак салып эшләнәчәк. Барлыгы 17 ишегалдын төзекләндерү, матурлау, уңайлы итү күздә тотыла. Бу хакта район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров хәбәр итте.

Йортта яшәүчеләргә проект белән танышу, сорау, фикер, тәкъдимнәрен җиткерү мөмкинлеге дә бар иде.

“Машиналар кую урыны урамга ясалачак. Тротуар, яктырткычлар, юллар, яшеллек – бар да проектка кергән. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы да исәпкә алынган“ – диде инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илдар Исламшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев