Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Бөек Җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелде

Апасның Мемориал комплексы янында Бөек Җиңү көне уңаеннан митинг үтте. Мәңгелек ут янына чәчәкләр, веноклар куелды.

(9 май, “Апастово-инфором”).

Бүгенге көндә районда 3 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 Ленинград блокадасы шаһиты, 134 тыл ветераны яши.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык халыкны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте.

“Хөрмәтле райондашлар, кадерле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, сугышта һәлак булган якташларыбызның туганнары, сугыш чоры балалары! Сезне чын күңелемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрик итәм. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән, киләчәк буынга тыныч көннәр бүләк иткән кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Районыбыз үзенең Геройлары белән горурлана. Авыр сугыш елларында иген иккән, окоп казыган, урман кискән тыл хезмәтчәннәренә дә хөрмәтебез чиксез. Махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләребез, аларның әти-әниләренә дә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Ватаныбыз сакчыларына мәңгелек дан” - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Район хәрби комиссары Наил Җантемиров районыбызга Бөек Ватан сугышы алып килгән югалтуларга тукталды, батырларга рәхмәтен җиткерде.

“Апас районыннан сугышка 11152 кеше китә. 7002 райондашыбызга туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1048 кеше хәбәрсез югала. 4150 кеше исән-сау туган җир туфрагына баса. Хәтер – мәңгелек, берни дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Каһарманнар белән беррәттән тыл хезмәтчәннәрен дә олылыйбыз. Алар җиңүне хезмәтләре белән якынайтты. Бүген махсус хәрби операциядә булган батыр егетләребезне үстергән әти-әниләргә рәхмәт әйтеп, башны иябез”, -диде район хәрби комиссары Наил Җантемиров.

Бәйрәм түрендә сугыш чоры балалары, өлкәннәр, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең әниләре, якыннары урын алды.

Кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрби киемле егетләр, хәрби хезмәт ветераннары, “Яшь армиячеләр”, “Форпостчылар”, хәрби киемле райондашлар марш атлап үттеләр. Шарлар, чәчәкләр тоткан укучылар, райондашлар бәйрәмнең яме иде.

Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт һәм Сергей атакай райондашларны бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм чыгышлар, балаларның җыр-биюләре, район мәдәният йорты үзешчәннәренең, “Сәләт” үзәге, сәнгать мәктәбе, “Алдынгылар хәрәкәте”нең чыгышлары белән үрелеп барды.

Татарстанның халык артисты Илсур Сафин матур җырларын яңгыратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев