Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста бөек композитор, актриса, җырчы, якташыбыз Сара Садыйкованы искә алдылар

Апаста композиторның тормышы һәм иҗатына багышланган истәлекле чара узды.

(1 ноябрь, “Апастово-информ”). 


Сара Садыйкова үзе Апаста тумаса да, гомере буе районыбызны туган ягы дип санады. Аның әнисе Тутай авылыннан. Сара апаның балачагы да шушы авылда узган. 
Истәлекле чарага композиторның иҗатына битараф булмаучы киң җәмәгатьчелек, аграр көллият укучылары, ветераннар, китапханә һәм музей хезмәткәрләре җыелды. Чарада композиторның тормышына һәм иҗатына багышланган чыгышлар яңгырады, бөек шәхес хөрмәтенә чәчәкләр салынды. Чара кунаклары Апас туган якны өйрәнү музеенда оештырылган күргәзмә белән дә таныштылар, музыкалар тыңладылар. Шулай ук Сара апа “коймагыннан” да авыз иттеләр. Бу хакта район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов һәм ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина хәбәр иттеләр. 
Искә алу чарасы Тутай авылы музее җитәкчесе Гөлсия Гайнулина нияте белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев