Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Ленинград блокадасы шаһитлары хөрмәтләнде

Хөрмәтле ветераннарга һәм Ленинград блокадасы шаһитларына Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлаулар юлланды, Бердәм Россия” партиясе, район башлыгы, “Ак Барс” Банк идарәсе, районда уңышлы эшләп килүче “ФосАгро-Регион”-“ФосАгроВолга” оешмасы исеменнән бүләкләр тапшырылды.

(5 май, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Үтәмеш авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы Ветераны Хәйретдин абый Сәлахов белән очрашып, хәлләрен белештеләр, көнкүреше белән кызыксындылар.


“Бөек Җиңү көне белән ихлас тәбрик итәбез. Бу олуг бәйрәмне сез безгә бүләк иттегез. Батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге күрсәттегез. Сезнең алда рәхмәт әйтеп, баш иябез”, - дип ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерделәр җитәкчеләр.

 


Район башлыгы Айрат Җиһаншин Үтәмеш авылында башкарылган мөһим эшләр белән дә таныштырды. Тиздән авылда яңа клуб сафка басачагы һәм кибет ачылачагы хакында шатлыклы хәбәре белән уртаклашты.


Хәйретдин абый Сәлахов хөрмәт итеп килгән җитәкчеләргә уңышлар, имин тормышлар теләде.


“Бу бик зур бәйрәм. Бу тормышның рәхәте чиксез булсын”, - диде ул.


Ветеран район тормышы белән һәрдаим кызыксынуын, район вакыйгалары белән “Апас хәбәрләре” телевидениесе тапшырулары аша танышып торуы хакында да әйтте. Шулай ук тапшыруны карарга мөмкинлек биргән район башлыгына аерым рәхмәтен белдерде.


“Соңгы вакытта техник сәбәпләр аркасында “Апас хәбәрләре”н карый алмый башладым. Моның өчен махсус җайланма кирәк булды. Район башлыгына мөрәҗәгать иттем. Ул гозеремне ишетеп, мөмкинлек тудырды. Хәзер рәхәтләнеп карыйм. Бик зур рәхмәт”, - диде ул.

 

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлаховка Бөтенроссия “Җиңү тәрәзәләре” акциясе кысаларында “Җиңү” җыры яңгырады, котлау һәм рәхмәт сүзләре юлланды. Утны-суны кичкән ветеран “Җиңү тәрәзәләре” аша горур елмаеп, имин тормыш теләде.


Хәйретдин абый Сәлахов 18 яшендә сугышка китә. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.


“Сугышта алган ярам 80 елдан соң кабат ачылды. Башыма кергән мина кыйпылчыгы әлегә кадәр сакланып, гел сиздереп тора. Анда күргән авырлыклар әле дә күңелне тетрәндерә“, – ди ул.

 


Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Тутай авылында яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина да котлаулар кабул итте.


“Мине хөрмәт итеп килгән җитәкчеләргә рәхмәтем чиксез. Исән-сау булыгыз”, - диде ул.


Галия апага авылдашлары исеменнән дә хөрмәт күрсәтелде. Казан шәһәрендә яшәүче иганәче Раушан Гәрәев күчтәнәчләре белән сөендерде.
Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова Галия апа турында җылы фикерләрен җиткерде.


“Ул безнең авылыбызның иң хөрмәтле кешесе. Тырышлыгы, уңганлыгы белән үрнәк булып тора”, - диде ул.


Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышында калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши.


“Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә, - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев