Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Ленинград камалышы шаһитлары Яңа ел котлаулары кабул итте

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Ленинград камалышы шаһитлары район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр алды һәм котлаулар кабул итте.

(29 декабрь, “Апастово-информ”).


Районда 3 Бөек Ватан сугыш ветераны, Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши.

Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. Бу хакта еш искә алырга яратмаса да, хатирәләр яңарып, күңеле тулган чаклар еш була.

“Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә”, - диде ул бүләкләрне тапшырган тагын бер кат үткәннәргә сәяхәт итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев