Апаста бозау каракларына суд бара
Быел җәйге айларда "Зөя" агрофирмасының Дәвеш һәм Коштавыл авыл фермаларыннан капылт кына 50 башка якын бозау "аякланды". Халык арасында чыш-пыш китте-кем урлаган, бозаулар табылганмы, әллә каравылчылар йоклаганмы?.. Тынычлансагыз да була, Дәвеш фермасы бозау караклары тотылды. Аларның өчесе кулга алынды. Шушы көннәрдә район судында аларның җинаять эше карала башланды. Шаһитлар тыңлана,...
Быел җәйге айларда "Зөя" агрофирмасының Дәвеш һәм Коштавыл авыл фермаларыннан капылт кына 50 башка якын бозау "аякланды". Халык арасында чыш-пыш китте-кем урлаган, бозаулар табылганмы, әллә каравылчылар йоклаганмы?.. Тынычлансагыз да була, Дәвеш фермасы бозау караклары тотылды. Аларның өчесе кулга алынды. Шушы көннәрдә район судында аларның җинаять эше карала башланды. Шаһитлар тыңлана, дәлилләр тикшерелә. Хәзер инде район полициясенең иң заманча электрон җиһазлар куллану мөмкинлеге булуы турында серне бераз чишсәк тә ярый. Белмәгәннәр белеп торсын- мини-видеокамераны, мәсәлән, ишегалды уртасындагы бүкәнгә, фермага юлына, багана ярыгына да куеп була. Көндез дә, төнлә дә бу электрон күз керфек тә какмый үз эшен башкарачак. Ул армый да, йокламый да... Шул юл белән хокук сакчылары туплаган мәгълүмат судта кире каккысыз дәлил булып исәпләнә.
Дәвештән соң озак та үтми, Коштавылы фермасы көтүендә 40 баш бозау җитмәве ачыклана. Район полиция хезмәткәрләре. агрофирманың сак хезмәте бу очракка әзер булып, терлекләр урлану куркынычы янаган барлык обьектларда, районга, фермаларга килү-чыгу юлларында тиешле чаралар күргәнен "төнге кунаклар" белми дә кала...
Беренче очракта районыбызда ук яшәүче дүрт "төнге кәсепченең" ике "рейды" агрофирмага барлыгы 80 мең сумлык зыян салса, Коштавылы фермасына китерелгән зыян ике миллион сум чамасы. Бу җинаятьтә шикләнелүче җиде кешелек икенче төркемнең башлыча Казанда, республиканың башка төбәкләрендә яшәүчеләрдән торуы билгеле. Араларында кыек гамәлләре өчен элек хөкем ителүчеләр дә бар. Шуларның алтысы кулга алынды.
Дәвеш очрагы буенча суд карары ничек булыр-бу гыйбрәтле кысса дәвамын ул тәмамлангач җиткерәчәкбез. Коштавылы фермасыннан терлек урлану буенча тикшерү эшләре тәмаланып, гаеплеләр суд каршына баскач та "Йолдыз" да һәм газета сайтында бу хакта хәбәр итәчәкбез.
Тик шушы ике очрак буенча бер фикеребезне җитәкчеләр колагына ишеттермичә булмый-район фермалары, материаль байлыклар саклана торган объектларда сак хезмәте, төнге яктырту, видеокүзәтү, элемтә чаралары торышы әлегәчә замана таләпләренә туры килмәү очраклары белән еш очрашабыз. Кисәтүләр язабыз, аңлатабыз-тик нәтиҗә генә без көткәнчә түгел шул әле...
Фатыйх Хафизов, район прокуроры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев