Апаста Бөтенроссия халык санын алу бара
Халык санын алуга Чирмешән җирлегендә яшәүчеләр дә теләп кушыла.
(28 октябрь, “Апастово-информ“).
“Авыл халкы актив кушыла. Өйләрдә булып, уңай фикерләр генә ишетәбез Илебез өчен мөһим булган бу чара 14 ноябрьгә кадәр үткәрелеп, анда һәркайсыбызның катнашуы зарур. Бу исәпләүләр киләчәгебезнең нинди булуын хәл итәчәк. Шуңа күрә бу эштән читтә калмыйк,“ – ди Чирмешән авылында исәпкә алучы Гөлшат Нуртдинова.
Анда өч ысул белән катнашырга була – Дәүләт хезмәтләре порталында, махсус исәпкә алу участогында һәм иң гадие – исәпкә алучыны өйдә көтеп алу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев