Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста бушлай юридик ярдәм Көне

20нче ноябрьдә бөтен Татарстан буенча бушлай юридик ярдәм Көне билгеләп үтелә.

(19 ноябрь, “Апастово-информ”).


“Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан региональ бүлеге тәҗрибәле белгечләрнең юридик ярдәм бирүе буенча 20нче ноябрь көнне дежурлык оештыра.
Апас районы хакимияте бинасында иртәнге 8.00 сәгатьтән 9 сәгать 30 минутка кадәр пенсия фонды белгече Гөлназ Зиннәтуллина, 9 сәгать 30 минуттан 11.00 сәгатькә кадәр суд приставы Илнур Шакиров, 11.00 сәгатьтән 12 сәгать 30 минутка кадәр Апас нотариаль округы нотариусы 8-437622211 телефоны буенча, АО “БТИ РТ”ның Апас бүлекчәсе җир тамгалау һәм билгеләү инженеры Батыр Исламов 12 сәгать 30 минуттан 14.00 сәгатькә кадәр, адвокат 14.00 сәгатьтән 15 сәгать 30 минутка кадәр кабул итүләр үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев