Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 10 көн эчендә 4 сәрхүш машина йөртүче тоткарланган

Узган атнада автоинспекторлар юлларда 257 автомашинаны туктатып тикшерделәр. Билгеләнгән тизлекне арттырып йөрүне бернигә дә санамаучы 50 шоферга протоколлар язылды. Федераль трассада тизлек режимын сакламаган 30 автомашина видеокамера объективына эләкте. Иң минималь штраф суммасы 500 сум. Юл билгесендә күрсәтелгән 40 урынына сәгатенә 100 километр тизлек белән баручыга штраф суммасы 1500 сумнан...

Узган атнада автоинспекторлар юлларда 257 автомашинаны туктатып тикшерделәр. Билгеләнгән тизлекне арттырып йөрүне бернигә дә санамаучы 50 шоферга протоколлар язылды. Федераль трассада тизлек режимын сакламаган 30 автомашина видеокамера объективына эләкте. Иң минималь штраф суммасы 500 сум. Юл билгесендә күрсәтелгән 40 урынына сәгатенә 100 километр тизлек белән баручыга штраф суммасы 1500 сумнан да ким түгел. Эчкән килеш рул артына утырсаң 30000 сум штраф язалар. Шуңа өстәп, суд карары белән гаепле шофер 1,5-2 ел җәяүлегә кала. Быелның ун аенда районда 25 шофер шундый җәзага тартылды. Бу ай башыннан руль артында эчкән килеш юлга чыгучы 4 шофер тоткарланды. Быел район юлларында 9 юл-транспорт һәлакәте булды, үлүчеләр юк. Былтыр ун айда юлларда 7 кеше һәлак булган иде, быел 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды,-ди район ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев