Апаста бәйрәмнәр дәвам итә
Апасның үзәк чыршысы Кыш бабай, Кар кызларын җыйды. Мәдәният хезмәткәрләре күңелле җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Кунаклар өчен чәй кайнады, табада тәмле кыймак чыжлады. Инде менә берничә ел республика районнар арасында иң яхшы чыршы бизәүчеләрне барлап конкурс үткәрә. Районның бизәлешен карау, бәяләү максатыннан Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең башкарма секретаре Александр...
Апасның үзәк чыршысы Кыш бабай, Кар кызларын җыйды. Мәдәният хезмәткәрләре күңелле җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Кунаклар өчен чәй кайнады, табада тәмле кыймак чыжлады. Инде менә берничә ел республика районнар арасында иң яхшы чыршы бизәүчеләрне барлап конкурс үткәрә. Районның бизәлешен карау, бәяләү максатыннан Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең башкарма секретаре Александр Барышев, Буа районара пенсия фонды начальнигы Рафик Залялов килде. Кунакларны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты рәисе урынбасары Луиза Сафина каршы алды һәм озатып йөрде. Килгән кунаклар районыбызның бизәлешен уңай бәяләп югары бәя бирделәр. Апаслыларга уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев