Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста Черкен чатында ике җиңел машина бәрелеште

Район үзәгенең Черкен ягына алып чыгучы юлның Кызыл Армия урамы белән киселешендә төш вакытында ике җиңел машина бәрелеште. Тән җәрәхәтләре алучылар юк, ә менә машиналарга җитди кузов ремонты кирәк булачак. Авариянең төп сәбәбе-урам киселешенә борылган җирдә юл йөрү билгеләре буенча "НИВА" шоферы олы юлдагы машинаның үткәнен көтеп торырга тиеш булып...

Район үзәгенең Черкен ягына алып чыгучы юлның Кызыл Армия урамы белән киселешендә төш вакытында ике җиңел машина бәрелеште. Тән җәрәхәтләре алучылар юк, ә менә машиналарга җитди кузов ремонты кирәк булачак. Авариянең төп сәбәбе-урам киселешенә борылган җирдә юл йөрү билгеләре буенча "НИВА" шоферы олы юлдагы машинаның үткәнен көтеп торырга тиеш булып та, бу кагыйдәне үтәмәве. Автосервистан ерак та түгел Черкен юлыннан узып баручы машинаның да тизлеге шактый булган күрәсең, аның асфальтагы тормоз юлы 15 метр чамасы.

-Юлларда сак йөрегез, кагыйдәләрне төгәл үтәгез,- дип кисәтә Апас автоинспекторлары.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев