Реклама
Җәмгыять
Апаста “Чиста яр буе“ акциясе узды
“Чиста яр буе“ акциясе кысаларында Апасның Табар елгасы яр буйлары чистартылды, чүп-чарлардан арындырылды.
(18 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Өмәдә “Алтын алка“ боз сарае, спорт мәктәбе коллективлары, волонтерлар катнашты.
“Коллектив белән чыктык. Изге эшкә өлеш кертергә теләп алындык. Елга буйлары, сулыклар чиста булгач күңелле“, – диделәр Алсу Айтуганова һәм Гөлшат Сафина.
Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов Табар елгасында күп эшләр башкарылуын һәм өмәләрнең дә дәвам итәчәген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев