Апаста чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр дәвам итә
Бу уңайдан Олы Бакырчы мәдәният йорты да чисталык акциясенә кушылды.
(17 апрель, “Апастово-информ”).
Район оешмалары бердәм булып, тирә-юнен тәртипкә китерү максатыннан өмәләр үткәрә.
Карлар эреп бетте диярлек. Җыелып яткан чүп-чар тирә-якны ямьсезләп куйды. Бу уңайдан хезмәт коллективлары, шәхси хуҗалыклар тирә-юнен тәртипкә китерү эшенә керештеләр.
Олы Бакырчы мәдәният йорты коллективы да үз территорияләрен җыеп куйганнар, обелиск янын тәртипкә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев