Апаста читтән кайткан 200дән артык кеше үзизоляциядә яши
Апаста коронавирус белән бәйле вәзгыять әлегә бик тынычланырлык түгел.
(20 май, “Апастово-информ“).
Кызганычка каршы, районда авыручылар бар. Барлыгы 48 очрак теркәлде. 12 райондашыбыз Казан шәһәрендә хастаханәдә ята. Барлык кешегә дә медицина ярдәме күрсәтелә. Алар белән турыдан-туры элемтәдә булган кешеләр хәзер изоляцияләнгән һәм карантинда. Шулай ук читтән кайткан 200дән артык кеше үзизоляциядә яши. Бу хакта район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева хәбәр итте.
Суд тарафыннан үзизоляция таләпләрен һәм саклану чараларын үтәмәү буенча 165 эш каралып, бары тик 7 кешегә генә кисәтү ясалган, калганнарга 1000 сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарылган. Таләпләрне үтәмәгән сатып алучыга хезмәт күрсәткән бер кибет хуҗасына 30 мең сум штраф салынган. Хокук сакчылары тарафыннан 210 беркетмә төзелгән. Алар арасында битлек һәм перчатка кимичә йөргән 41 кеше бар.
“Хөрмәтле апаслылар, үзегезне саклагыз, таләпләрне үтәгез һәм өйдә торыгыз! Кирәк очракларда 21-0-80 “кайнар линия“ телефоны аша хәбәргә чыгыгыз“, – диде Роза Нурмиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев