Апаста чыгарылыш кичәсе һәм Яшьләр көне узды
Район буенча 9 классны тәмамлаган 168 укучы да кулларына аттестат алдылар. Шулар арасында 5 укучы мәктәпне гел "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган. Кулына кызыл аттестат алучылар арасында Иске Йомралы мәктәбеннән ике укучы бар иде. -Без бүген туган мәктәбебез белән дә, укытучыларыбыз белән дә горурланабыз. Мәктәптә укуыбызны дәвам итәчәкбез, - диләр Гөлназ...
Район буенча 9 классны тәмамлаган 168 укучы да кулларына аттестат алдылар. Шулар арасында 5 укучы мәктәпне гел "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган.
Кулына кызыл аттестат алучылар арасында Иске Йомралы мәктәбеннән ике укучы бар иде.
-Без бүген туган мәктәбебез белән дә, укытучыларыбыз белән дә горурланабыз. Мәктәптә укуыбызны дәвам итәчәкбез, - диләр Гөлназ Мингазиева белән Алинә Галимҗанова.
Шатлыклы да, ямансу да, бәхетле дә мизгелләр белән тулы иде бу кичә. Мәйдан түренә бер-бер артлы егет-кызлар чакырылды. Аларны мәктәп директорлары һәм класс җитәкчеләре озата килде. Изге теләкләр аша аттестатлар - олы тормышка юлламалар тапшырылды.
"Ак Барс" банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен ирештерде һәм "Ак Барс" идарәсе, шәхсән үз исеменнән теләкләр юллады.
- Сезнең бүген иң күңелле, иң бәхетле, иң истәлекле көнегез. Алга таба да сынатмагыз, илгә-көнгә лаеклы кешеләр булыгыз, - диде ул.
Тәҗрибәле ветеран укытучы, озак еллар мәгариф бүлеген җитәкләгән Илгизәр Гыйльфанов та мәйдандагыларга котлау сүзләрен җиткерде.
- Кеше тормышында бәйрәмнәр күп. Ләкин бу көн башка кабатланмый. Бүген сезнең мөстәкыйль тормышка аяк баскан беренче көнегез. Укытучы һөнәре мактаулы, шул ук вакытта авыр да. Ә хезмәт җимешләреңне күргәч, бөтен кыенлыклар юкка чыга. Сезнең һәркайсыгызга уңышлы юллар телибез, - диде ул тәбрикләү сүзендә.
Мәйданда җыр-моңнар яңгырады, биюләр тынып тормады. Укучылар үзләре дә артистлардан калышмадылар. Кильдураз мәктәбе базасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән яңа гына гитарачылар ансамбле оешты. Ансамбльгә барлык уен кораллары да булдырылды. Кайчандыр туктап калып, инде яңадан оешкан ансамбль үзенең чыгышлары белән сөендерде. Апас мәктәбендә дә гитара кылларын чиертә белүче егет-кызлар бар икән. Алар да яшьтәшләренә җырларын бүләк иттеләр. Борнаш мәктәбеннән әниле-уллы Рания һәм Рәзил Вәлиевларның дуэтлары балаларга фатиха буларак яңгырады.
-Ул-кызларыбызның үсеп җитүенә бүген тагын бер кат ышандык. 11 ел бер мизгелдәй узып киткән. Дәүләт сынауларын уңышлы үтеп, кулларына аттестат алуларына шатланабыз. Ак юл сезгә, балалар! Безнең горурлыгыбыз булып яшәгез! Рәхмәт сезгә, укытучылар! Сезне яңа уку елында да уңышлар көтеп торсын! - диде барлык әти-әниләр исеменнән Шәмбалыкчыдан Гөлнара Хәйруллина.
Чыгарылыш кичәсе программасы район мәгариф бүлеге, "Сәләт" балалар иҗат йорты һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән искиткеч матур оештырылган иде. Соңыннан барлык чыгарылыш укучылары сәхнә түрендә саубуллашу вальсы биеделәр.
Чыгарылыш кичәсе тәмамлану белән паркта Яшьләр көне башланып китте. Бирегә бик күп яшьләр һәм яшь күңелле райондашлар җыелды. Берсеннән-берсе матур күлмәкләр кигән, яшьлекләре белән үзләренә җәлеп иткән чыгарылыш класс укучыларының да килеп кушылуы, әлеге бәйрәмне тагын да күркәмләндерде. Бәйрәм җыр-моңнар, биюләр, төрле уеннар, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Сәхнә түренә чыккан һәркемгә изге теләкләр, рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләкләр бирелде. Төрле тармакта хезмәт куйган алдынгы яшьләребез дә бихисап икән безнең. Алар төркем-төркем мәйданга чакырылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев