Апаста Чик сакчыларының 105 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр
Бәйрәм чарасы һәйкәл янында Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте.
(28 нче май, “Апастово-информ”).
Бәйрәм чарасында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сәламләде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котлау үзләрен ирештерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Районда узган төрле чараларда актив булганнары өчен, бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю, илтеп тапшыру эшендә ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Шулай ук район хәрби комиссары Наил Җантемиров, Татарстан Республикасы буенча ФСБ ветераннар Советы әгъзасы, “Россия офицерлары” оешмасы вәкиле, оставкадагы подполковник Рәшит Гыйльфанов, Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, районның чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин, Кайбыч районы чик сакчылары берлеге рәисе Фәнис Хәялиев, чик сакчысы ветераны Гыйльфан Гыймадиевлар чыгыш ясадылар.
Бәйрәм чарасында күкрәк билгеләре, медальләр, таныклыклар тапшырылды.
Колгына авылыннан Флера Садыйковага “Жене пограничника” медале һәм чик сакчылары береты бүләк ителде.
“Тормыш иптәшем Илфат Әфган чиген саклап хәрби бурычын үтәгән иде. Бүгенге көндә ул арабызда булмаса да мин хезмәттәшләре белән аралашып торам. Гуманитар ярдәмме, чараларга хәлемнән килгәнчә кушылам. Рәхмәт зурлауларына”, - диде Флера ханым.
Район мәдәният хезмәткәрләренең патриотик рухтагы чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев