Апаста чираттагы “Тоннель” Апас-Каратун юлында уза
ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләрен берләштергән чираттагы “Тоннель” операциясе 29 ноябрьдә, 16.00-18.00 сәгатьләрдә Апас -Каратун юлында уза.
(28 ноябрь, “Апастово-информ”).
Бу юлы төп игътибар бала иминлеген кайгыртмаучы шоферларга юнәлтеләчәк.
“Машинада балаларны махсус утыргычтан башка йөртүчеләр өчен 3 мең сум штраф салына. Быелның 11 аенда гына да шундый төрдәге 40 хокук бозу очрагы теркәлгән”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев