Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста чөгендер алу эше башланды

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре чөгендер алу эшенә кереште.

(13 сентябрь, “Апастово-информ”).


Иң беренчеләрдән булып “Апас-мол” агрофирмасының Әлмәндәр берләшмәсе татлы тамыр алу эшен башлап җибәрде. Эшне оештыру һәм аның барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин да танышты. Ул хезмәткәрләргә уңышлар теләде.

“Һава шартлары әйбәт, эш күләме җитәрлек, кыр батырларына һәр минутның кадерен белеп, эшне җиңеллек белән башкарып чыгарга язсын”, - диде район башлыгы.
Быел район кырларында 4000 гектар шикәр чөгендере чәчелгән, һәр гектардан уртача 360-380 центнер уңыш алу көтелә.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев