Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста да шундый очрак булды

Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхеразиев узган атнада Тәтеш районында ЕГАИС, алгоголь продукциясе базарында законнар үтәлешенә багышланган махсус киңәшмә үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан ялган аракы яки идән астында җитештерелгән спиртлы продукия куллану, баш ташлап эчүе аркасында 544 татарстанлы агуланган. Шуларның 203 е якты дөнья белән бик вакытсыз саубуллашкан. Ел башында...

Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхеразиев узган атнада Тәтеш районында ЕГАИС, алгоголь продукциясе базарында законнар үтәлешенә багышланган махсус киңәшмә үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан ялган аракы яки идән астында җитештерелгән спиртлы продукия куллану, баш ташлап эчүе аркасында 544 татарстанлы агуланган. Шуларның 203 е якты дөнья белән бик вакытсыз саубуллашкан. Ел башында шундый бер очрак безнең районда да булган иде.
-"Халык контроле" сайтына сентябрь аенда республикада халыктан Закон бозу, спиртлы эчемлекләр сату, җитештерү хакында хәбәр кергән һәм аның кырыгы расланган. Быел Апас районы халкы да бу сайтка 3 хәбәр урнаштырды. Әлегә тикшерү эшләре бара,-ди бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.-Бу хәбәр расланган очракта мондый уяуларга аерым премия дә түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев