Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста данлыклы якташыбыз Тәүфикъ Әйдине искә алдылар

Язучының нәсел җепләре Апас районы белән нык бәйләнгән. Аның балачагы һәм үсмер еллары Түбән Балтай авылында узган. (28 май, “Апастово-информ”).

Исән булса, быел язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Тәүфикъ Әйдигә 80 яшь тулган булыр иде. Бакыйлыкка күчкәненә 20 ел вакыт узса да, язучының шәхесенә, күпкырлы иҗатына игътибар һәм хөрмәт арта бара. Туган халкы һәм Җир шарының төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне барлап, татар дөньясына таныткан шәхеснең бүген дә киң җәмәгатьчелектә үз урыны бар. Ул татар зыялылары, иҗатташ дуслары күңелендә мәңге яши.
Юбилее уңаеннан иҗатташ дуслары, якташлары, туганнары, авылдашлары аны искә алу кичәсенә җыелды. Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алып, озатып йөрде. Кичәнең нәкъ менә Апас җирендә узуы да очраклы булмады. Чөнки Тәүфикъ Әйдинең нәсел җепләре районыбыз белән нык бәйләнгән. Язучының балачагы һәм үсмер еллары Түбән Балтай авылында узган. Тәүфикъ Әйди 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголеевский Бор бистәсендә дөньяга килә. Сугыш башланыр алдыннан әти-әнисе булачак язучыны Татарстанга, Апас районының Түбән Балтай авылына алып кайта. Сугыштан соңгы елларда Әйделдиновлар Омск өлкәсенең Азов районы Төк авылында яшиләр. Татар мәктәбе булмау сәбәпле, егет казах мәктәбендә укый. Әйделдиновлар 1954 елда яңадан Апас районының Олы Бакырчы авылына кайта. Тәүфикъ Алабуга китапханә техникумына укый, соңыннан белемен Казан дәүләт университетында, Мәскәүнең икеъеллык Югары әдәби курсларында дәвам итә. Нәкъ шул чорда Әйди үз язмышын язучылык белән бәйли. «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли, аннан «Татарстан» журналында баш мөхәррир урынбасары була. Тәүфикъ Әйди гомере буе дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәгән милләттәшләребезне барлый, аларны кайгырта, ана телебезне яклаучы-саклаучы шәхесләрнең берсе була. Язучы 2001 елның 2 апрелендә Казанда вафат була. Әлдермеш авылында җирләнә.
Бу көнне Апас Туган якны өйрәнү музеенда язучының тормыш юлына, иҗатына багышланган күргәзмә ачылды. Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов Тәүфикъ Әйди белән горурлануын белдерде. Аның турында музейда истәлекләр туплануын, әлеге җылы очрашуның да районыбыз тарихында зур урын алачагын билгеләп үтте. Кичә кунаклары Дан аллеясы буйлап сәяхәт итте. Батыр райондашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Апас мәктәбе укучыларының, “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләренең чыгышларын да сокланып тамаша кылдылар. Районыбыз китапханәчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән әдипнең китаплары күргәзмәсен дә бик җылы кабул иттеләр.
Чара район мәдәният йортында дәвам итте. Сәхнәгә бер-бер артлы язучының иҗатташ дуслары күтәрелеп, аның турында якты хатирәләрен яңгыраттылар, күңел түрләреннән чыккан фикерләре белән уртаклаштылар. Тәүфикъ Әйдинең улы Айнур Әйделдинов район башлыгына, килгән кунакларга олы рәхмәтен һәм хөрмәтен җиткерде.
“Кичә татар әдәбиятын, телебезне, гаилә тормышын популярлаштыру, әтиемнең иҗатын яшь буынга җиткерү максатыннан оештырылды. Чөнки моннан 40 ел элек күтәрелгән телебезне саклап калу һәм үстерү мәсьәләсе бүген дә актуль булып кала. Безнең уйны район башлыгы һәм аның командасы да хуплады, теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтте. Ачык йөз белән каршы алдылар. Апас районына беренче генә кайтуым түгел. Гүзәл табигать почмагында урнашкан районның киләчәге дә өметле. Туган җиреңдә гаиләң белән гомер кичереп, хезмәт итеп, танылып яшәү бик зур бәхет ул”, - диде Айнур Әйделдинов.
Искә алу кичәсе район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында җыр һәм нәфис сүз белән үрелеп барды. Районкүләм бәйгедә җиңү яулаган яшь иҗатчылар махсус Тәүфикъ Әйди премиясенә ия булдылар. Кичә күтәренке рухта “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев