Апаста десантчылар призларына хәрби-патриотик уеннар узды
Десантчылар көне уңаеннан “Яшь десантчы” палаткалы лагеренда хәрби-патриотик уеннар узды.
(3 август, “Апастово-информ”).
Лагерьда ял итүче яшьләр автомат сүтеп җыю, турникта гәүдәне күтәрү, 100 метрга чабу буенча ярышты. Җиңүчеләргә десантчылар иганәчелегендә бүләкләр тапшырылды.
Әлеге ярышларда десантчылар үзләре дә катнашты һәм яшь буын белән аралашты, хәрби хезмәт еллары хакында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев