Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста дөрес хәбәргә акча түлиләр

- Алкогольле эчемлекләр әйләнешен контрольдә тоту район комиссиясенең ел башыннан 17 утырышы узды. 5 августта 7 айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, - ди Шамил Гаффаров. Билгеләп үтелгәнчә, узган елның 1 августына 107 сәүдә ноктасының алкогольле эчемлекләр белән сәүдә итү өчен рәсми лицензиясе булган. Бүген мондый кибетләр уналтыга кимеп, 91гә калган. Полиция...

- Алкогольле эчемлекләр әйләнешен контрольдә тоту район комиссиясенең ел башыннан 17 утырышы узды. 5 августта 7 айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, - ди Шамил Гаффаров.

Билгеләп үтелгәнчә, узган елның 1 августына 107 сәүдә ноктасының алкогольле эчемлекләр белән сәүдә итү өчен рәсми лицензиясе булган. Бүген мондый кибетләр уналтыга кимеп, 91гә калган. Полиция хезмәткәрләре, "Госалкоголь" һәм кулланучылар хокукларын яклау инспекторлары, район хакимияте һәм авыл җирлекләре вәкилләре, активистлар катнашында үткән 98 тикшерү рейдларында әйләнештән барлыгы законсыз 52 литр спиртлы эчемлек алынган. "Татарстан командасы", "Татарстаннныкын сатып ал" акциясе барышында кибет, кафе-рестораннарда сатылучы алкогольле эчемлекләрнең 4,7 проценты районга Россиянең башка төбәкләреннән үтеп керүе ачыкланган. Апаслылардан Интернетта "Халык контроле" сайтына алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турында берничә аноним хәбәр кергән. Әлегә алар расланмаган. Татарстан күләмендә бу сайтта халыктан 250 сигнал теркәлгән, шуның өчтән бере расланган һәм дөрес хәбәр авторларына 100 мең сум чамасы акча түләнгән.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев