Апаста дүрт гаиләгә Ана капиталы тапшырылды
Апаста әниләр бәйрәме дәвам итә. Бу уңайдан бүген район ЗАГС бинасында Апасның дүрт яшь гаиләсенә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашып, яшь әниләргә изге теләкләрен юллады. - Балаларыгыз сау-сәламәт тигезлектә үссеннәр, алар сезгә бары сөенеч кенә китереп яшәсеннәр. Хөкүмәтебезнең бу кыйммәтле...
Апаста әниләр бәйрәме дәвам итә. Бу уңайдан бүген район ЗАГС бинасында Апасның дүрт яшь гаиләсенә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашып, яшь әниләргә изге теләкләрен юллады. - Балаларыгыз сау-сәламәт тигезлектә үссеннәр, алар сезгә бары сөенеч кенә китереп яшәсеннәр. Хөкүмәтебезнең бу кыйммәтле бүләгенең дә рәхәте чиксез булсын,- дип белдерде ул үзенең чыгышында. Район пенсия бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов белдерүенчә, районда Ана капиталына 2007 елдан башлап барлыгы 1175 гаилә ия булган. Аларның 1050се кулланган да инде. Яшь гаиләләр күбесе торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән. - Бүген сез дә бу сертификатларның бәхетле ияләре булдыгыз. Ана капиталын тантаналы шартларда тапшыру бары безнең районда гына башкарыла,- диде ул яшь әниләрне бәйрәм белән котлап. Бүген бу кыйммәтле бүләккә Апастан Алинә Фәхретдинова, Раилә Гыйсмәтуллина, Диләрә Гыйниятуллина һәм Надежда Зыятдинова ия булдылар. Аларның һәрберсе түргә узып Ана капиталы сертификатын алдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина яшь әниләрнең нәниләренә районда яңа гына гаилә коручы яшь парлар бүләк итеп калдырган йомшак уенчыклар тапшырды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев